Бу рецептны берничә ел элек интернетта күргән идем. Төрек ризыгы, төрекчә исеме "Тавык яһниси". Бик еш булмаса да, искә төшкәндә пешергәлим мин аны).
Ингредиентлар
Тавык ите
Помидор 1 шт
Суган 3-4 шт
Сарымсак 3 тырнак
Томат пастасы 1 аш кашыгы
Тирән табада итне яхшылап кыздырабыз. Суган, помидор, сарымсакны вак итеп турыйбыз. Ит янына суган, сарымсак салып, суган алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Томат пастасына 1 стакан су салып болгатабыз. Кызган ит белән суганга помидор, суда болгаткан томат пастасы, 0,5 стакан су, тәменчә тоз, борыч салып болгатабыз, капкач каплап 40-50 минут уртача утта пешерәбез.
Гарнирга дөге, карабодай яки бәрәңге пешерергә була.
Фото: скриншот инстаграм


Нет комментариев