18 сентябрьдә +21 градус җылылык көтелә
Һава торышы

18 сентябрьдә +21 градус җылылык көтелә

Җомга көнне иртән һәм көндез синоптиклар көчле җил булачагын фаразлый.

18-нче сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Республикада шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез урыны белән тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Татарстан буенча көндезге сәгатьләрдә +17-дән +22 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru


Нет комментариев