21 декабрь көнне бераз кар явачак
Көндез һава температурасы минус 11 градуска кадәр төшәчәк.
Якын көннәрдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Алдагы төндә һәм көндез бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һәм көндез -5-7 градус, аязган вакытта -9-11 градус булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.
Тулаем республика буенча урыны белән бераз кар явачак. Аерым районнарда төнлә буран, иртән һәм көндез томан булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә белән һәм көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 7 градустан 12 градуска кадәр, ТР көнбатышында аязган вакытта – минус 7 градустан 12 градуска кадәр тирбәләчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев