Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

28 февральдә көндез һава температурасы 5 градуска кадәр җылыначак

Синоптиклар юеш кар, яңгыр һәм томан фаразлый.

28-нче февральдә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем фаразлана, урыны белән томан булырга мөмкин. Җил көньяктан, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 0-дән минус 2 градуска кадәр, көндез – 3-5 градус җылылык булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Тулаем республика буенча юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә, аерым районнарда – томан. Җил көньяктан уртача, көчле, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы минус 1-дән +3 градуска кадәр, көндез +1-дән +6 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев