Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

31 августта Татарстанда яңгырлар көтелми

Төнлә урыны белән җиңелчә кырау булырга мөмкин.

Шимбә, 31 августта, республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә 0..+5°, көндез +11..+16° градус көтелә. Урыны белән җиңелчә кырау фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Якшәмбе көнне, 1 сентябрьдә, антициклон йогынтысына карамастан, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +1..+6°, көнбатыш районнарда +9° булачак. Көндез +13°..+18° җылылык көтелә.

Киләсе атна башында, 2 һәм 3 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Температура акрынлап 20 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Фото: tatar-inform

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев