Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

9 майда һава +26 градуска кадәр җылыначак

Республиканың көнбатыш районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак.

9-нчы майда Казанда явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә. Синоптиклар уртача, көньяк-көнчыгыш җилен фаразлый. Җомгадан шимбәгә каршы төндә һава температурасы +12-14 градус тәшкил итәчәк, көндез +24-26 градус булачак.

Шимбә көнне Татарстан буенча алмашынучан болытлы һава фаразлана. 9-нчы майга каршы төндә республиканың көнбатыш районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һәм кичен (14.00-дән 20.00-гә кадәр) урыны белән яңгыр, яшен, көчле көньяк-көнчыгыш җиле булачак, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, көнчыгыш районнарда - секундына 24 метрга кадәр. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +10-15 градус булачак, көндез +23-28 градус.

10-11 майда республикада шулай ук аязучан болытлы һава торышы булачак. Төннәрен урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез - урыны белән яңгыр һәм яшен.

10-нчы майда көнчыгыш җиле көньякка күчәчәк, көндез исә җил тизлеге яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 9-нчы майдан 10-нчы майга каршы төндә һава температурасы +10-15 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +18-23 градуска кадәр күтәреләчәк.

11-нче майда көньяк җиле исәчәк, көндез урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчәюе көтелә, яшен вакытында җил секундына 20 метрга кадәр көчәячәк, дип җиткерә синоптиклар. Төнлә +8-13 градус булачак, көндез +17-22 градус фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Шулай ук 7-нче майдан 13-нче майга кадәрге чорда Татарстанның көнчыгыш районнарында урманнарда зур янгын куркынычы саклана (4 класс).

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев