Байлар Сабасында  26 градуска кадәр җылыта
Һава торышы

Байлар Сабасында 26 градуска кадәр җылыта

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге хәбәр итте.

Һава температурасы 22-27 градуска кадәр җылыначак. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 4-9 метрга, урыны белән 12 метрга кадәр җитәчәк.

Байлар Сабасында бүген 25 градус булачак, төнлә +10, иртәгә 16 июньдә 26, төнлә +13 градус булыр дип фаразлана. Явым-төшемнәрсез.

Элегрәк КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев атна ахырында салкынайта дип хәбәр иткән иде

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-27-graduska-kadar-yly-kotela-5872394


Нет комментариев