Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда яшәүчеләргә сәфәрдән тыелып торырга киңәш итә

Республика территориясендә буран, кар һәм көчле җил булуы көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада яшәүчеләргә сәфәрләрдән тыелып торырга һәм урамда озак йөрмәскә киңәш итә. Иртәгә Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Шулай итеп, күз күреме начарланырга, кар яварга һәм көчле җил исәргә мөмкин.

Походка баручыларга төзек элемтә чарасы һәм навигация приборлары алырга, күз күреме начарланган очракта, адашмас өчен чаралар күрү зарур.

Йөрәк-кан тамырлары һәм тын бетү авыруларыннан интегүчеләргә урамга чыгудан тыелып торырга кирәк.

Машина йөртүчеләргә куркынычсызлык тизлеген арттырмау, куркыныч маневрлар ясаудан, кинәт тормозга басудан тыелу, машиналарның техник яктан төзек булуына игътибарны юнәлтү зарур.

Җәяүлеләрдән юл аша чыкканда игътибарлы булу, мөмкинлеккә карап җир өсте һәм җир асты юллары аша йөрергә, машиналар юлына йөгереп чыкмаска, ачык төстәге кием кияргә яки утны кире кайтара торган элементлар беркетү сорала.

Фото: архив tatar-inform.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев