Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гидрометеорология үзәге: Татарстанда беренче кар 20 октябрьдә көтелә

Бу көнне температура төнлә -3º, көндез +3… +8 градус булыр дип көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда беренче кар якындагы чәршәмбе, 20 октябрьдә булырга мөмкин.

Шулай итеп, бу көнне температура төнлә -3º, көндез +3… +8 градус булыр дип көтелә, әмма кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр фаразлана, республикада урыны белән яңгырлы кар явуы мөмкин.

Дүшәмбе, 18 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез 12гә кадәр җылы булачак, ләкин яңгыр явуы ихтимал.

Сишәмбе, 19 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез +10 градуска кадәр җылы көтелә. Аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев