Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Иртәгә Казанда бераз җылытачак

    Татарстан башкаласында көндез температура 1-3 градус җылы булачак.

    1 ноябрьдә Казанда бераз җылытачак. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.

    Төнлә республика буенча 5-10 градус салкын, көндез -2.. +3 градус булыр дип көтелә. Казанда һава температурасы 1-3 градус җылы булачак.

    Республикада болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә. 

    Җомга һәм шимбә, 2-3 ноябрьдә, көндез Татарстан буенча һава температурасы 5-6 градус җылы булачак.

    Фото: архив/Михаил Захаров

    https://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: