Иртәгә Татарстанда томан төшәчәк
Һава торышы

Иртәгә Татарстанда томан төшәчәк

Синоптиклар республикада төнлә кырау булу ихтималын да әйтә.

Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән кабат томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, төбәктә явым-төшем булу ихтималы аз.

Шул ук вакытта республикада кырау булуы мөмкин: өч градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы 4–9 градус җылы булачак.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев