Кайчан җылытачак?
Яз җитте дип сөенергә дә өлгермәдек, апрель ахырында, буранлап-буранлап, кар яварга тотынды. Шкафка алып куйган җылы киемнәрне кабат чыгарырга туры килде хәтта. Татарстан ЮХИДИ идарәсе исә машина йөртүчеләргә кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алмаштырырга ашыкмаска киңәш итә. Язны тагын күпме көтәсе? Синоптиклар әлеге сорауга җавап бирергә ашыкмый.
Якшәмбе көнне ява башлаган кар чәршәмбе генә туктаячак, дип фаразлаганнар. Татарстанда төнлә урыны белән ике градуска кадәр салкын вәгъдә иткәннәр. Явым-төшемнәр атнаның икенче яртысында да көтелә. “Гидрометцентр”дан алынган мәгълүматларга караганда, республикада яңгыр явачак. Синоптиклар алдагы өч көнгә генә фараз бирә. Әйтүләренә караганда, республикада 8 градуска кадәр җылытырга мөмкин. Татарстан ЮХИДИ идарәсе исә рульдә йөрүчеләрне юлларда сак булырга өнди. “Һава температурасы уртача 5–7 градус тәшкил итеп, мондый һава торышы бер атна сакланган очракта гына, кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алмаштырырга ярый”, – дип искәртә белгечләр.
Балтачның Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, безгә сыерчык бураны килгән. “Ул иртәрәк булырга тиеш иде. Быел яз соңарып килү аркасында, сыерчык бураны да ике атнага соңрак күзәтелә. Хәтерләсәгез, былтыр февральдә үк җылытты. Быел исә кар апрель башында гына эри башлады. Гамәлдәге яз 1976 елда күзәтелгән һава торышына охшаган шикелле. Ул елны җәй көне урып-җыю вакытында яңгырлар яуды, дөрес, күбесенчә төнлә, бу исә эшкә бераз комачау итте. Быел яздан җәйгә тизрәк күчәчәкбез. Күзәтүләргә караганда, майның беренче яртысында җылы булачак. Икенче яртысында исә салкынча һава торышы көтелә. Чын җәй июнь уртасында башланачак. Бу – былтыргыга караганда иртәрәк. Узган ел июльдә генә җылытты. Быел яшелчә, төшле җиләк-җимеш уңачак”, – ди Әмир Шәрәфиев.
Фото: http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Хуж келепсиз, олиш зонасига шахар дам табияги душмана !!!!
0
0