Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
Һава торышы

Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

Һаваның максималь темпераурасы +21-23 градус булачак.

Бүген Казанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе көндез Татарстан синоптиклары көнбатыштан 12-17 м/с, урыны белән 22 м/с тизлек белән исә торган көчле җил турында кисәтәләр. Һаваның максималь темпераурасы +21-23 градус булачак, дип хәбәр ителә. 

Фото: Рамиль Гали


Нет комментариев