Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ эксперты Казанда май бәйрәмнәрендә көтеләчәк һава торышы турында сөйләде

Атна ахырына көндез +20 градуска кадәр җылытачак, дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.

Якындагы декадада һава температурасы акрынлап үсәчәк һәм бу атна ахырына көндез һава +20 градуска кадәр җылыначак. Шул хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дүшәмбе һәм сишәмбе - шактый салкын, көндез бары 8-9 градус җылы, төнлә салкыннар булуы мөмкин. 1 майдан башлап һава торышы үзгәрә башлый һәм акрынлап климатик нормага керә», — дип сөйләде Переведенцев.

1 майда  алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, көндез температура +13 градуска җитәчәк. Шулай ук төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак.

КФУ профессоры 2 майдан яңгырлар башлана, дип өстәде. Алар хәзер бик кирәк, чөнки алдагы айда явым-төшемнәр тиешенчә булмаган.

Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген көндез Татарстан башкаласында температура +8 градустан да югары күтәрелми, ә төнлә туңдырырга мөмкин.
 

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X