Саба таңнары

КФУ профессоры: гадәти әбиләр чуагы булмаячак

Бу атнада шимбә һәм якшәмбе көннәрендә көндез һава 12 градуска кадәр җылыначак. Төнлә 5 градус җылы булыр дип көтелә.

Быелгы көз Татарстан халкын кыска вакытлы җылылык белән генә куандырды. Гадәти әбиләр чуагы октябрьдә инде булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына профессор, география фәннәре кандидаты, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.

«Бу атнада һава температурасы нормага туры килә. Хәзер шәһәрдә уртача һава температурасы 9,5 градусны тәшкил итә. Октябрь башында ул 8 градус булачак, әкренләп төшә барачак. Классик әбиләр чуагы булмады инде. Ул гадәттә, сентябрь урталарында, көндез һава температурасы 20 градустан артканда, кояшлы, коры көннәрдә була. Атна ахырына „алтын кыз“ җитәчәк. Җылылык һәм салкынның көнбатыш дулкыны күзәтелә», — диде ул.

Профессор аңлатканча, әбиләр чуагы вакытында безгә Азов антициклоны йогынты ясый. Кайвакыт әбиләр чуагы ике атна да дәвам итәргә мөмкин.

Якындагы декадада шәһәрдә һава температурасы нормага якын булачак. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү хезмәте мәгълүматларына караганда, бу атнада шимбә һәм якшәмбе көннәрендә көндез һава 12 градуска кадәр җылыначак. Төнлә 5 градус җылы булыр дип көтелә. Алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: