Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

МЧС Татарстан халкына көчле җил вакытында сак булырга киңәш итә

Бүген кич һәм иртәгә көндез республикада көчле җил булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республикада һава торышы начарлана. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүген кич, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстанда төньяктан, төньяк-көнбатыштан исүче көчле җил булачак. Җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк”, - диелә хәбәрдә.

Һава шартлары начарланганда, урамда булганда электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк булырга киңәш ителә.

Йорт кәрнизләре, реклама такталары, черегән агачлар янында торырга ярамый. Көчле җил вакытында имгәнмәс өчен подъезда яки подвалда яшеренеп торырга кирәк. 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев