Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Россия синоптиклары аномаль салкын җәйнең сәбәбен атады

Киләсе яллар Татарстанда яңгырлы булачак дип фаразлана.

Быелгы җәйдә Россиянең Европа өлешендә урнашкан аномаль салкын һава торышы климатның глобаль үзгәрешләренә бәйле. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. «Российская газета» шул хакта хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, глобаль җылыну экваториаль районнарда түгел, ә поляр районнарда аеруча нык сизелә. «Димәк, экватор белән полюс арасындагы температураларның аермасы кими. Бу, үз чиратында, меридиональ процессларның саны артуына яки кабатлануына китерә», - дип аңлатты ул.

«Быел Россиянең Европа өлешендә һава торышы куандырмады, ә менә Көнчыгыш Себергә, киресенчә, җылы килде», - дип өстәде Вильфанд.

Хәзерге вакытта метеорологлар һава агымын бары тик төньяк–көньяк күчәр буенча гына бәяли ала, дип йомгак ясады белгеч.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең алдан фаразлауларына караганда, Татарстанда ял көннәре яңгырлы булачак, ә яңа атна башында республика территориясендә һава торышы тагын да начарланачак, дип хәбәр итте.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X