Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәк дип кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәк дип кисәтә

5 апрельдә көндез республикада 3-8 градуска кадәр җылытачак.

Бүген көн ахырына кадәр һәм кичен, шулай ук 6 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 5 апрельдә көндез республикада 3-8 градуска кадәр җылытачак.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев