Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Синоптиклар татарстанлыларны яңгыр һәм боз явачагы хакында кисәтте

    Иртәгә җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

    Иртәгә, 31 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә янә һава шартлары бозыла. Урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

    Һава торышы иртәгә көндез һәм кич начараер дип көтелә. Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: