Синоптиклар яңгырлы юеш кар һәм көчле бозлавык вәгъдә итә
Һава торышы

Синоптиклар яңгырлы юеш кар һәм көчле бозлавык вәгъдә итә

Көньяктан талгын җил исәчәк.

25-нче декабрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бүген төнлә урыны белән юеш кар, яңгыр һәм карлы-яңгыр явачак, чәршәмбе көнне көндез явым-төшемнәр көтелми. Көньяктан талгын җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы минус 6-8 градус булачак, 25-нче декабрь көнне көндез - минус 4-6 градус. Юлларда бозлавык саклана, урыны белән көчле булачак.

Республиканың төньяк районнарында бүген төнлә шулай ук юеш кар, яңгыр һәм суык булуы көтелә, көчле бозлавык саклана. Республикада алдагы тәүлектә һава температурасы минус 4 белән 9 градус арасында тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru


Нет комментариев