Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар юеш кар, томан һәм бозлавык фаразлый

Бүген төнлә һава температурасы минус 3 градус булачак.

18-нче декабрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар, юеш кар явачак, томан булырга мөмкин. Юлларда көчле бозлавык.

Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Бүген төнлә һава температурасы минус 1-дән минус 3 градуска кадәр, 18-нче декабрь көндез + 1-дән минус 1 градуска кадәр тирбәләчәк.

Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Аерым районнарда томан, бозлавык. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы – 0-дән минус 5 градуска кадәр, көндез-минус 2-дән +2 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев