Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан Гидрометеоүзәгендә су басу куркынычы хакында кисәтәләр

Татарстан синоптиклары Куйбышев сусаклагычында суның артык күп булуына игътибар иткән.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә су басу куркынычы хакында белдерде. Ведомствоның рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Бу Куйбышев сусаклагычында суның артык күп булуына бәйле. Хәзер анда суның биеклеге нормадан 3,5-4 метрга артыграк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә искәртүләренчә, күп кенә елгалар (Зөя, Мишә, Зәй һ.б.) әлеге сусаклагычка тоташкан. Әлеге елгаларның тамагы тирәсендәге территорияләр дә куркыныч зонага керә, дип искәртә белгечләр.

Хәзер синоптиклар республикада кар һәм бозның акрынлап эрүен фаразлый.

Татарстандагы кечкенә елгаларда боз апрельнең беренче-икенче декадасында ук кузгалачак, ди белгечләр. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X