Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан халкына томан һәм бозлавык вакытында сак булырга киңәш итәләр

Иртәгә Татарстанда төнлә һәм көндез һава шартлары начарланырга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә республикада һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда төнлә һәм көндез көчле томан һәм бозлавык булырга мөмкин, машина йөртүчеләргә ерак сәяхәтләрдән тыелып торырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә ашыкмый гына хәрәкәт итәргә, таймый торган аяк киеме кияргә һәм бары тик тиешле урыннарда гына юл аша чыгарга кирәк. Исегездә тотыгыз, бозлавык аркасында машиналарның тормозлау юлы күпкә озынрак була.

Машина йөртүчеләргә автомобильләренең техник торышына игътибар итәргә, куркыныч маневрлар ясамаска һәм туктап торганда иминлек жилетын кулланырга кирәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев