Татарстан синоптиклары бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә

Көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил исәчәк.

Иртәгә төнлә, 5 ноябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән бозлавык һәм көчле җил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Көндез көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә җил булачак. Казанда җил секундына 15-18 метр тизлектә исәчәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев