Татарстан синоптиклары буран һәм томан турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары буран һәм томан турында кисәтә

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре булырга мөмкин.

Иртәгә, 4 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшә. Кар явачак, аерым районнарда көндез көчле буран булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә термометр баганалары -10, республиканың көнчыгыш районнарында -16 градуска кадәр төшәчәк.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре булырга мөмкин.

Фото: Александр Эшкинин

tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев