Җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Иртәгә, 18 сентябрьдә, Татарстанда янә кырау һәм көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республиканың көнчыгышында төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Шунда ук урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.
Моннан тыш, иртән һәм көндез төбәк территориясендә, шулай ук Казанда җил секундына 15-18 метр тизлек белән исәргә мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев