Төнлә республика территориясендә нольгә кадәр салкын булырга мөмкин.
Бүген, 23 октябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанның аерым районнарында томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көндез республика буенча урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.
Төнлә ноль градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез һава 7-12 градуска кадәр җылыначак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак, ә иң салкыны – төньяк-көнчыгышта булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак.
Фото: архив
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев