Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары ял көннәрендә һава торышы начарлану турында кисәтә

Иртәгә көннең икенче яртысында яшенле яңгыр көтелә.

9 һәм 10 майда, ял көннәрендә, Татарстанда һава торышы начарлана. Мондый фараз Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында урнаштырылган.

«Иртәгә, 9 майда, көндез урыны белән көнбатыштан яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил фаразлана. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәя», — диелә хәбәрдә.

Җиңү көнендә республикада көндез 19-24 градуска кадәр җылы булачак, төнлә җылылык 10-15 градуска кадәр күзәтелә. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Якшәмбе, 10 майда, синоптиклар урыны белән яшенле яңгыр көтелүен хәбәр итә. Аязучан болытлы Һава торышы булачак.

Элегрәк Россиянең кайбер төбәкләренә язын корылык янавы билгеле булды. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе хәбәр итте.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев