Республика буенча урыны белән көч җил исәргә мөмкин.
Иртәгә, 21 июльдә, Татарстанда янә һава шартлары начарланырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәргә мөмкин. Яңгыр явуы ихтимал.
Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе фаразлана.
Кичә Татарстанда яңгыр каты яву сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда урамнарны һәм ишегалларын су баскан иде.
Фото: Рамиль Гали/архив
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев