Татарстанда +15 градуска кадәр җылытачак
Һава торышы

Татарстанда +15 градуска кадәр җылытачак

Республикада урыны белән явым-төшем булуы ихтимал.

Иртәгә, 20 апрельдә, Татарстанда +15 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада урыны белән яңгыр, төнлә юеш кар явуы ихтимал. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы -2дән +3 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә һава +10...+15 градуска кадәр җылыначак.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев