Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда -3 градуска кадәр җылыта

Республика территориясендә урыны белән буран һәм юлларда бозлавык көтелә, дип кисәтә синоптиклар.

12 гыйнварда, Татарстан территориясендә болытлы һава булуы көтелә. Көндез республикада -3, -8 градуска кадәр җылытачак, ә Казанда -6 градус булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республиканың барлык районнарында көндез кар явачак, көньяк районнарда юеш кар көтелә. Көндез буран чыгарга һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә республика синоптиклары.

Төнлә температура 15 градуска кадәр төшәчәк, аязганда 19 градуска кадәр салкын булачак. Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев