Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы була

Пәнҗешәмбедән республика территориясендә һава торышын көнбатыштан килгән антициклон билгеләячәк.

Татарстанда атна ахырына кадәр чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 12 ноябрьдә, республика көнбатыш циклонының җылы секторында булачак. Яңгыр көтелә, урыны белән шулай ук томан һәм бозлавык фаразлана. 

Чәршәмбе көнне, 13 ноябрьдә, Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак. Ул юеш кар һәм яңгыр алып килә. Һава температурасы төнлә -1дән +4 градуска кадәр, көндез – 2дән 6 градуска кадәр җылы булачак.

Икенче көнне, 14 ноябрьдә, төбәк көнбатыштан килгән антициклон йогынтысында була. Нигездә, явым-төшем булу ихтималы аз. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4 тән +1 градуска кадәр, көндез нольдән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Татарстан синоптиклары мәгълүматы буенча, бу атна ахырына кадәр «антициклон йогынтысы сакланачак һәм, нәтиҗәдә, явым-төшемсез аз болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 1 градуска кадәр нольдән түбән төшәчәк, көндез һава 1-6 градуска кадәр җылыначак.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев