Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда һава температурасы +31 градуска кадәр җылыначак

30-нчы июльдә Татарстан башкаласында кыска вакытлы яшенле яңгыр булырга мөмкин.

30-нчы июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер районнарда көчле, яшенле, урыны белән боз яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр, урыны белән 22 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Бүген төнлә һава температурасы 15-17 градус җылы, иртәгә көндез +29-дан +31 градуска кадәр булачак.

Гомумән алганда, республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә аерым районнарда бераз яңгыр явачак. Көндез һәм кич шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр булуы мөмкин, аерым районнарда көчле яңгыр көтелә. Яшен, урыны белән боз көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез һәм кич белән тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр, урыны белән 22 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12-дән +17 градуска кадәр, көндез +27-дән +32 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев