Татарстанда бүген кыска вакытлы буран көтелә
Синоптиклар юлларда бозлавык саклануы турында кисәтә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада кыска вакытлы буран көтелә.
Көн болытлы булачак, урыны белән кар һәм буран булачак, дип фаразлый синоптиклар. Җил төньк-көнбатыштан исә, урыны белән көчле – тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Көндезге температура Татарстанда – -5..-10, Казанда -6..-8 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев