Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда өч көн уртача салкын һава торышы булачак

Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

Якындагы өч көндә Татарстан территориясендә һава торышын антициклон билгеләячәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген республика территориясендә  аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. 30-31 гыйнварда һәм 1 февральдә төбәктә уртача салкын һава торышы. Явым-төшем юк.

30-31 гыйнварда көндез һава температурасы -20, ә аязганда -25 градуска кадәр төшәчәк. 1 февральдә -15...-19 градус салкын булачак.

30 гыйнварда төнлә -10...-15 градус, калган көннәрдә көндез -7...-12 градус салкын.

Ялларда, 2 һәм 3 февральдә Татарстанда уртача салкын һава торышы. Урыны белән бераз кар явуы ихтимал.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев