Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда ял көннәрендә буран булачак һәм -5 градуска кадәр суытачак

Якын көннәрдә Татарстанда көчле җил, кар һәм бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә.

Иртәгә Казанда аязучан болытлы булачак. Төнлә һава температурасы -4..-6 градус тәшкил итәчәк, көндез +1 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән азрак кар һәм секундына 12 метрга кадәр җил көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Республика халкын яңгыр һәм җепшек кар көтә, аерым районнарда синоптиклар буран, көчле җил һәм бозлавык вәгъдә итә. 28 октябрь төнендә -5 градуска кадәр суыта, көндез термометр баганалары +2 градуска кадәр күтәреләчәк. Икенче көнне, 29 октябрьдә, +5 градуска кадәр җылытачак, көньякта +8 градуска кадәр көтелә.

Татарстанда дүшәмбе, 30 октябрьдә, кар һәм көчле җил сакланачак. Төнлә һәм көндез температура -2 дән +2 градуска кадәр көтелә. Сишәмбе, 31 октябрьдә, һава +5..+10 градуска кадәр җылыначак, дип җиткерә синоптиклар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yal-konnarenda-buran-bulacak-ham-5-graduska-kadar-suytacak-5878273

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев