Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Татарстанда көчле җил тотрыксыз һәм салмак җил белән алмашачак

    Көндез һава температурасы 4-9 градус җылы булачак.

    18 апрель көндез һава температурасы 4-9 градус җылы булачак. Бигрәк тә төбәкнең көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнары җылы булачак.

    Алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан көчле җил тотрыксыз һәм салмак җил белән алмашачак.

    Татарстан метеорологларының беренчел фаразлары буенча, атна ахырына кадәр республикадагы һава шартларына антициклон йогынты ясаячак. Ялларда гына акрынлап җылыта башлаячак.

    Фото: архив/Владимир Васильев

    https://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: