Татарстанда көндез +20 градуска кадәр җылытачак
Һава торышы

Татарстанда көндез +20 градуска кадәр җылытачак

Вакыт-вакыт бераз яңгыр явып узачак.

Бүген көндез Татарстанда һава температурасы +15..+20 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән бераз яңгыр явачак.

Моннан тыш, көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил дә булачак.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев