Татарстанда көннәр суытачак
Бүген көндез һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итәчәк.
Бүгенге көннән Татарстан территориясендә салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайты хәбәр итә.
Бүген явым-төшем көтелми, талгын җил исә. Көндез һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итә. Белгечләр шулай ук юлларда бозлавык барлыкка киләчәге хакында кисәтә.
Алдагы ике көндә дә сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Башлангыч фаразларга караганда, шимбә һәм якшәмбедә термометрның терекөмеш баганасы -13, аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4..-10 градус тәшкил итәр дип көтелә. Шулай ук болытлы һава торышы саклана, җил көньяк-көнчыгыштан, талгын.
- «Татар-информ» агентлыгы КФУ профессорына сылтама белән декабрьнең икенче декадасында температура нормадан дүрт градуска югарырак булачагы хакында хәбәр иткән иде инде.
Фото: архив/Владимир Васильев
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев