Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы булачак

    Һава температурасы 22 градустан югары күтәрелмәячәк.

    Бүген, 3 июньдә, Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

    Республика территориясендә явым-төшем көтелми диярлек. Көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

    Төнлә һава температурасы 6-11 градус җылы булачак. Көндез 17-22 градуска кадәр җылытачак.

    Фото: Владимир Васильев

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: