Республика синоптиклары һава торышының начарлануы турында кисәтә.
Иртәгә, 14 декабрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүгеннән башлап Татарстан территориясендә салкын һава торышы урнаша.
Фото: архив/Рамиль Гали
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев