Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз явуы көтелә

Көндез һава температурасы 25 градустан артмаячак.

Иртәгә, 14 июльдә, төнлә һәм көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгырлар көтелә, урыны белән көчле итеп яварга мөмкин. Кайбер районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз да көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төньяк һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, вакыты белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә температура +11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +20...+25 градуска кадәр җылытачак. Бигрәк тә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында салкын булачак, ә төньяк-көнбатышта – җылырак.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев