Татарстанда яшенле яңгыр көтелә
Синоптиклар бүген төштән соң һава торышы бозылачагын фаразлый.
Татарстанда алдагы тәүлектә яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
14 май, дүшәмбе көннең икенче яртысында һава шартларының кинәт үзгәрүе көтелә. Урыны белән секундына 15 – 20 метрга кадәр көчле җил белән яшенле яңгыр булачак.
Республикада яңгырлар иртәгә, сишәмбе көннең киченә генә тукталачак.
Фото: https://pixabay.com | Engin_Akyurt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев