Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда явым-төшем, көчле җил һәм һава температурасы күтәрелүе көтелә

Республика буенча атмосфера фронты республиканың үзәк һәм көнчыгыш районнарына йогынты ясаячак.

12 октябрьдә, республика буенча атмосфера фронты узачак. Ул явым-төшем, көчле җил һәм югары һава температурасы алып киләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар сүзләренчә, нигездә ул республиканың үзәк һәм көнчыгыш районнарына йогынты ясаячак. Яңгыр явачак. Төнлә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, ә көндез - +7..+12 градус булачак.

Якшәмбе, 13 октябрьдә, һәм дүшәмбе, 14 октябрьдә, болытлы, җилле һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Җил секундына 15-20 секунд тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә дүшәмбе +6..+11 градус, дип фаразлый синоптиклар.

Сишәмбе, 15 октябрьдә, җылы һәм яңгырлы һава торышы фаразлана.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев