Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда юеш кар көтелә

31 майда һәм 1 июньдә республикада кискен салкынайта.

Татарстанда алдагы ике көндә юеш кар көтелә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү  идарәсендә.

Алдагы ике тәүлектә республика көчле төньяк-көнчыгыш циклонының тыл өлешендә булачак. Секундына 17 метрга кадәр тизлектәге төньяк-көнбатыштан искән көчле җил һәм җитди салкынаю көтелә.

Пәнҗешәмбе, 31 майда, Татарстанда җылылык 14 градустан артмаячак. Урыны белән яңгырлар фаразлана.

Җәйнең беренче көне яңгырлы булачак. Республиканың кайбер районнарында юеш кар булуы ихтимал. Төнгә температура минус 1 градуска кадәр төшәчәк.  

Фото: скриншот из видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев