Татарстанда юеш кар һәм юлларда бозлавык көтелә
Һава торышы

Татарстанда юеш кар һәм юлларда бозлавык көтелә

Республикада һава шартлары начарлана.

Төнлә һава температурасы -6…-11 градус, көндез -1…-6 градус булачак.

Якшәмбе, 26 гыйнварда аязучан болытлы һава булачак. Кайбер районнарда буран, көчле җил көтелә. Төнлә -4…-9 градус, көндез -2…-7 градус булачак.

27 гыйнварда һава температурасы төнлә -7…-12 градус, аязганда -17 градус, төнлә -4…-9 градус булачак.

Синоптиклар фаразларынча, 28 һәм 29 гыйнварда бераз кар явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -12…-17 градус, аязганда -18…-23 градус. Көндез -8…-13 градус, көнчыгыш районнарда -18 градус булуы көтелә. Температура акрынлап күпьеллык теркәлгән нормага якыная.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев