Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Җәй... кичектерелә!

Берничә көннән бирле үзәккә үтәрлек булып искән салкын җилдән туеп, җәй җиткәнне бармак бөгеп саныйсызмы? Ашыкмагыз! Синоптик­лар әйтүенчә, июнь башында салкын булачак. “Гидрометцентр”ның Та­тарстандагы идарә­сен­нән алын­ган мәгълүмат­ларга караганда, бу атна­ның иң җылы көне бүген, ягъни 30 майда көтелә.

Термометр баганасы көн­дез 23 градуска кадәр югары үр­мә­ләячәк, дип фаразлана. 30 майга бәйле халык сынамышы да бар. Бу көнне һава торышы нинди булса, җәй шундый булачак, дигән әби-ба­бай­лар. Табигать тә өл­кән­нәр сүзенә колак салсын иде, дип телисе генә кала. Пән­җе­шәмбедән кабат суыта башлаячак, ди әнә синоптиклар. Җәйнең беренче көн­нә­рендә көндез нибары 15 градуска кадәр җы­­лы вәгъ­дә иткәннәр. Төнлә термометр баганасы 5 градус җы­лы күр­сә­тәчәк, дип фаразлана. Табигать кыланмышлары бакчачылар өчен баш бәласенә әйләнмәгәе.

 
“Җәй башында төшкән кырау – иң куркынычы, – ди бакча­чы Гомәр Дәүләтшин. – Үсен­теләр шактый кү­тә­релде бит инде. Кишер, суган, пет­руш­ка, укроп салкыннарга би­решмәячәк. Ә менә төшле җи­ләк-җимеш агачлары зыян кү­рергә мөм­кин. Шулай ук җир­гә якын булып үскән яшел­чә­ләр – кыяр, помидор, кабак үсен­теләре салкыннарга би­решүчән. Хәер, алдагы бер­ни­чә көндә кырау тө­шә­чәк, дип уйламыйм. Көн­нәр суытса да, күк йөзе болытлы, өстәвенә җил исә. Шомырт та чәчәк атып бетерде инде. Көннәр сал­кын торганда тү­тәлләргә су­ны күб­рәк сибәргә тырышам. Дым кырау төшү­дән саклый”. Балтач­ның Яңгул авы­лын­да яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, чын җәй июнь уртасында гына башланачак. “Бу – былтыргыга караганда ир­тәрәк. Узган ел июльдә генә җы­лыт­ты”, – ди ул. Озак кө­тәсе калмады.

Фото: https://pixabay.com | kareni

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X