Якшәмбе Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Һава торышы

Якшәмбе Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

7 июльдә, төнлә, көндез һәм кич Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика районнарында көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, Казанда 18 метрга җитәчәк.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев