Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Юрий Переведенцев кар һәм җылы ял көннәре вәгъдә итә

Киләсе атнада Татарстанга тагын салкын һава торышы киләчәк.

Алдагы ял көннәрендә тәүлеклек уртача температура нормадан өч градуска югарырак булачак. Бу хакта кичә «Татар-информ»га КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Узган атнада Татарстанда һава торышын билгеләгән блоклаучы антициклон көнчыгышка чигенде. Республика чикләренә төньяк-көнбатыштан җылы фронт якынлаша. Кар яву һәм температура күтәрелү көтелә. Россия Гидрометеоүзәге фаразына караганда, шимбәдән якшәмбегә каршы төндә кар явуы көтелә, 5,5 мм явым-төшем фаразлана», - дип сөйләде ул.

Россия синоптиклары исәпләп чыгарганча, шимбә көнне көндез Татарстанда максималь температура -2, ә якшәмбе көнне – 1 градус булачак. Шулай итеп, якын көннәрдә тәүлеклек уртача температура нормадан өч градуска югарырак булачак. Уртача күпьеллык күрсәткечләр буенча бу көнне ул нульдән 6,4 градуска түбәнрәк булган.

«Якын көннәрдә һава шартларының сизелерлек үзгәрүе көтелә. Җылы озак тормаячак. Киләсе атнада янә суыта. Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, сишәмбе, 3 декабрьдә, көндез термометр баганалары -7 градуска кадәр, чәршәмбе -8, ә пәнҗешәмбе -6 градуска кадәр төшәчәк», – дип билгеләп үтте Переведенцев.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 30 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә көчле явым-төшемнәр булу ихтималы аз, көндез урыны белән бераз кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән 9 градуска кадәр салкын булачак, ә көндез һава температурасы -1дән алып -6 градуска кадәр төшәчәк.

1 декабрьдә Татарстанда кар, юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Аерым районнарда бозлавык һәм буран булырга мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык саклана. Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан талгын җил көтелә, көчәйгәндә урыны белән секундына16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Дүшәмбе көнне, 2 декабрьдә, төнлә кар, юеш кар һәм яңгыр булачак. Көндез урыны белән бераз кар явачак. Аерым районнарда бозлавык, төнлә буран фаразлана. Юлларда кайбер урыннарда көчле бозлавык күзәтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -3тән -8 градуска кадәр була.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев