ӘТИСЕ ҮРНӘГЕНДӘ
Кичке шәфәкъ нурлары сүнәргә дә өлгермәде, Иләбәр авылында яшәүчеләр клубка килә башлады. Шулай булмыйча, Кызыл Мишә үзешчәннәренең "Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, тормышымда юлдаш моңлы көй" дип исемләнгән иҗат концерты булачагы турында игълан берничә көн күңелне ашкындырып торды. Кичәне мәдәният йортына мөдир итеп ике ай элек кенә билгеләнгән Сүрия Гаттарова...
Кичке шәфәкъ нурлары сүнәргә дә өлгермәде, Иләбәр авылында яшәүчеләр клубка килә башлады. Шулай булмыйча, Кызыл Мишә үзешчәннәренең "Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, тормышымда юлдаш моңлы көй" дип исемләнгән иҗат концерты булачагы турында игълан берничә көн күңелне ашкындырып торды.
Кичәне мәдәният йортына мөдир итеп ике ай элек кенә билгеләнгән Сүрия Гаттарова үзенә генә осталык белән алып барды. Алкышлар сәхнәгә ветераннарның "Яшь йөрәкләр" ансамбле чыгуга ук башланды. Әлбәттә, сәхнәгә беренче адымнарын атлаучы яшьләргә дә тамашачы ихлас кул чапты. Кырыктан артык кеше катнашкан концертның һәр чыгышын санасак, озынга китә. Шулай да кайбер мизгелләрне күрсәтеп үтәсе килә. Әйтик, 74 яшьлек Фидаил Мәрдановның сәхнәгә чыгуы. Ул күп еллар элек үзе ясаган тальянда һәм яшел төстәге "Саратский" гармунында татар халык көйләрен уйный башлагач, кайбер тамашачыларның күзләрендә шатлык яшьләре дә күренде. Ә Тайфә Галимованың баянда уйнавы миңа элек-электән таныш атаклы музыкант Рокыя Ибраһимованы искә төшерде. Тайфә өлкәннәрнең фольклор ансамблен оештыручы да әле. Хезмәт ветераны Рәсимә Әхмәтова татар халык биюен яшьләргә хас осталык белән җитез башкарды. "Яшьлек" бию төркеме кызлары сәхнәгә чыккач, өлкән яшьтәге тамашачы Альфира Гыйльманова: "Казанныкылар кебек оста болар",- дип хозурланып куйды. Аннары Лилия Шамилова кызы Илзилә белән җырлап залны моңга күмде.
Моннан күп еллар Закир Шәкүров эшләгәндә Кызыл Мишә клубы "Районның иң яхшы мәдәният йорты" исемен йөртә иде. Хәзер аның кызы Сүрия Гаттарова, моны яхшы белгән хәлдә, мәдәният учагының эшчәнлеген тиешле югарылыкка күтәрергә тырыша. Иҗат концерты да моның ачык мисалы булды.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 14:30Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Кәүсәрия Мөхлис кызы Заһидуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды Кәүсәрия Заһидуллина Балтач районы Борбаш Сәрдегән авылында гаиләдә сигезенче бала булып туган. VII сыйныфны тәмамлаганнан соң звеновод, аннары Норма авылында хат ташучы булып эшли.200
-
19 май 2022 - 13:1119 май - фармацевтика хезмәткәре көне! Фармацевтика хезмәткәре көне белән котлыйбыз. Фармакологиядә иң яхшы белгечләрнең иң яхшылары булуын телибез, һәрвакытта да кешеләрне теләсә кайсы авырудан коткарырга, ә көн саен бәхет, мәхәббәт һәм шатлык витаминнарын кабул итәргә телибез.1800
-
19 май 2022 - 13:09Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су сипкәч, суган чебене личинкалары үлә, олырак чебеннәр күкәй сала алмый. Шулай ук гөмбә споралары һәм патоген микроорганизмнар да бетә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.1900
-
19 май 2022 - 12:00Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә. Быел аңа Россиянең 18 төбәгеннән 100 мең укучы кушылачак, дип хәбәр итте Ростуризм башлыгы Зарина Догузова Дәүләт Думасында. Бу хакта РИА Новости яза.2700
-
19 май 2022 - 11:29Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган "Пионер сере" дигән квест –уен үткәрделәр 17 май көнне Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре пионерия көненә багышланган "Пионер сере"дигән квест –уен үткәрделәр.3300
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.2500
-
19 май 2022 - 10:37Югары Симет авылында гомер итүче Рәхимә Муллагали кызы Хәерова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды Рәхимә Хәеровага сугыш башланганда 9 яшь була. «Беренче көннәреннән әтине сугышка алдылар. Кечкенә булсак та, бөтен эш безгә калды. Фермада бозаулар карадым. 12 яшькә җиткәч, атлы молотилкада эшләдем. Үзебезнең авылда ашлык суга торган машина юк, көлтәләрне төяп башка авылга алып барабыз. Берәр атна торып, суктырып алып кайтабыз. Ул вакыттагы авырлыкларны әйтеп, сөйләп бетерерлек түгел»,– ди Рәхимә апа. 1954 елда авылдашы Рәүф Хәеров белән гаилә коралар. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Рәхимә Хәерова кече улы Рәлиф тәрбиясендә бәхетле тормышта яши.4200
-
19 май 2022 - 09:39Саба районы Чемпионатында Бигәнәй волейбол командасы 1 урын яулады Хезмәт коллективлары, СП һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды.5000
-
19 май 2022 - 09:2919 май- Татарстан Матбугаты көне Татарстан матбугаты көне уңаеннан район хакимиятеннән бәйрәм котлавы алдык. “Хөрмәтле “Саба таңнары” газетасы журналистлары һәм хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр!4000
-
18 май 2022 - 20:00Саба китапханәсендә шагыйрь, язучы Рашат Низамиев белән очрашу Бүген район китапханәсендә оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесен, язучылар берлеге әгъзасы, публицист, үзенчәлекле шагыйрь, язучы Рашат Мияссәр улы Низамиев белән “Бер күрешү-үзе бер гомер” дигән әдәби кичә уздырылды.15800
-
18 май 2022 - 19:04Миңнеханов һәм Володин ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Дәүләт Думасы бинасында оештырылган күргәзмәне ачты. ТР Президенты шундый чара үткәрү мөмкинлеге тудырганы өчен Россия парламенты җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.12200
-
18 май 2022 - 16:57Россиядә чәчәк авыруына каршы яңа вакцина барлыкка килергә мөмкин «Вектор» үзәге чәчәк авыруына каршы яңа вакцина («Ортопоксвак») теркәргә ниятли.11800
-
18 май 2022 - 16:07Инвалидлар игътибарына Район үзәк хастанәсеннән хәбәр итүләренчә, кешене инвалид дип тануның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 16 октябрендәге 1697 номерлы карары белән расланган вакытлыча тәртибе (автомат рәвештә озайту) 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.11200
-
18 май 2022 - 23:11Шагыйрь, язучы Рашат Низамиев белән очрашу
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
8 май 2022 - 22:06Пүкәл авылында һәйкәл ачылышы
-
2 май 2022 - 21:08Сәхифәбез ”Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышлана
-
17 май 2022 - 13:48«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь – Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.49400
-
18 май 2022 - 09:06Бу көннәрдә Саба җире өчен шатлыклы вакыйга булды: район тарихында беренче тапкыр сыерлардан тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алынды Бу көннәрдә Саба җире өчен шатлыклы вакыйга булды: район тарихында беренче тапкыр сыерлардан тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алынды. Рекордлы күрсәткечкә 12 майда ирешелде. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 28,6 килограмм туры килә. Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район хезмәтчәннәре исеменә котлау телеграммасы юллады.48600
-
17 май 2022 - 09:41Башкортстанда коточкыч авариядә өч егет һәлак булган Башкортстанның Дүртөйле районында коточкыч авариядә өч егет һәлак булган. Машина белән идарә итүченең йөртү таныклыгы булмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.38700
-
16 май 2022 - 11:08"Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - нәсел шәҗәрәсе " бәйгесенең финал этабы үтте Саба районы данын " Ахунҗановлар" нәселе тәкъдим итте.36500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика